Уннан артык авыл СВОга ярдәм итү өчен берләште
ҖӘМГЫЯТЬ

Уннан артык авыл СВОга ярдәм итү өчен берләште

Районыбызның Кирлегәч авылында махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән алтынчы хәйрия концерты узды.

Бу юлы уннан артык авыл берләшеп, бер сәхнәдә чыгыш ясап, бердәмлекнең зур көч икәнен исбатлады. Иске Шөгер, Урдалы, Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Спиридоновка, Куакбаш, Федотовка, Иске Куак, Яңа Сережкино, Мичурин, Мордва Кармалка, Сарабиккол, Урмышлы һәм Кирлегәч авылы үзешчәннәре җырга-моңга талантлы икәнен күрсәтте. Алар барысы да – “С любовью и молитвами” волонтер төркем активистлары булып тора.

Өч сәгатьлек концертның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып, бары бер генә теләк иде – җиңүгә тизрәк барып җитеп, хәрбиләрнең туган якларына исән-сау кайтуларын теләделәр. Чараны Кирлегәч авылы кызы – талантка ия булган Диләрә Гатина (Шиһапова) алып барды.

Хәйрия концертында 32 мең 500 сум акча җыела. Әлеге акчалар маскировка челтәре үрү өчен материал алуга тотылачак. 

Эльмира Уламасова җитәкчелегендәге «С любовью и молитвами» волонтер төркеме 18 авылны һәм аларның халкын берләштерә. Маскировка челтәреннән тыш, волонтерлар хәрбиләргә башка ярдәм дә әзерлиләр. Октябрь аенда гына да алар 77 маскировка челтәре үргәннәр, 35 яңгырдан саклаучы плащлар теккәннәр һәм 5 мең 500дән артык пакетларда чәй әзерләгәннәр.

Кирлегәч авылы мәдәният йортында маскировка челтәре үрү буенча эш бара. Унбиштән артык апа челтәр үрергә йөри. Аларның фотолары да челтәргә элеп куелган иде, чарага килүчеләр фотоларга карап, бер карусыз, кулларын талдырып, әмма бер тамчы да зарлану сүзе чыгармаган мәрхәмәтле апаларның кемнәр булуын белә алдылар.

“Концерт барышында волонтер апларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Апларның нык ихтыярлы булуларына сокланабыз. Шул ук вакытта кайбер волонтерлар безнең “Ихлас” фольклор төркемебезгә дә йөри. Авыл тоткалары, рәхмәт үзләренә”, - ди мәдәният йорты директоры Гөлфия Шиһапова. 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 ноябрь санында укый аласыз. 

 


Нет комментариев