Ара ераклыгын тротуарлар, сукмаклар һәм кичүләрне исәпкә алып, җәяүле юлының иң кыска маршруты буенча исәпләячәкләр.
Казанда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм балигъ булмаганнарны укыту оешмаларыннан 50 метрдан да якынрак булган кибетләрдә тәмәке, вейп һәм кальян сатуны тыярга тәкъдим иттеләр.Тиешле карар проектын шәһәр башкарма комитеты әзерләгән. Документ җәмәгатьчелек фикер алышулары өчен бастырылган.
Сәүдә үзәкләре өчен аерым кагыйдә каралган. Әгәр сәүдә үзәге эчендә мәктәп яки балалар белем бирү үзәге урнашкан икән, тәмәке һәм никотинлы продукцияне әлеге бүлмәләрнең ишекләреннән 25 метрдан якынрак сатудан тыячаклар.
Ара ераклыгын тротуарлар, сукмаклар һәм кичүләрне исәпкә алып, җәяүле юлының иң кыска маршруты буенча исәпләячәкләр. Әгәр белем бирү учреждениесе территориясе койма белән әйләндереп алынган икән, исәпләүне аңа керү ишегеннән башлаячаклар. Янгынга каршы һәм хезмәт чыгу урыннарын исәпкә алмаячаклар.
Проект буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын 11 декабрьдә уздырырга планлаштыралар. Чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризаларны 1 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Документ расланганнан соң, аны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) юллаячаклар.
Нет комментариев