Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көнләшүдән... кукиш ярдәм итә!

Теләпме, теләмичәме, кешеләр еш кына бер-берсеннән көнләшеп яши. Көнләшү — негатив энергия агымы ул. Ә негатив негатив инде, үз эшен эшләми калмый. Аның йогынтысында тормышта күңелсез хәлләр башланырга мөмкин. Көнләшүнең негатив йогынтысыннан ничек сакланырга соң? Моның дүрт ысулы бар икән.

Беренчесен күпләр белә — үзегез белән һәрвакыт булавка йөртегез. Аның башын аска каратып эләктерергә кирәк.

Икенчедән... кукиш ярдәм итә! Әйе, үзегезне ялагайланып мактый башлаганнарын ишетсәгез, кесәгездән яисә кулыгызны артка куеп, кукиш күрсәтегез. Ягъни баш бармакны имән бармак белән урта бармак арасына кыстырып куегыз.

Өченче ысул — ташлы кулон тагып йөрү. Нинди таш та ярый. Таш барлык негативны үзенә сеңдерә. Шуңа аны еш юып торырга кирәк.

Дүртенче киңәш мондый. Үзегезне мактый башлаганнарын ишетү белән телегезне җиңелчә тешнәгез. Иякне аз гына алга китереп алырга кирәк. Эчегездән генә: “Синеке миңа кирәкми, үзеңә булсын!”, — диегез.

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-03-02/k-nl-sh-d-n-kukish-yard-m-it-2711712

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ревность зависть как защититься от завистников