11 яшьлек кыз, онлайн уен уйнап, мошенникларга әнисенең картасыннан ярты миллион сум күчергән
ҖӘМГЫЯТЬ

11 яшьлек кыз, онлайн уен уйнап, мошенникларга әнисенең картасыннан ярты миллион сум күчергән

Мошенникларның телефон номерлары Мәскәүдә.

Аферистлар Казанда бер мәктәп укучысыннан онлайн-уенда 500 мең сумнан артыграк акча урлаган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Казанның Яңа Савин районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул картасыннан 509 мең сумнан артыграк акчасының юкка чыгуы турында сөйләгән.

Акчаны 11 яшьлек кызының кемнәрнеңдер абонент счетларына күчергәнлеген ачыклавын әйткән. Кыз, чыннан да, интернет-уенда донатлар сатып алу өчен акча күчерүен таныган.

Мошенникларның телефон номерларының Мәскәүдә. Башкортстан һәм Татарстанда теркәлгәнлеге билгеләнгән.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173764/

© Ватаным Татарстан

фото: Татар-информ


Нет комментариев