Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 – 21 ИЮНЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, атна башында аеруча сакчыл һәм игътибарлы булыгыз, чөнки хәзерге вакытта сез дөрес карарга килү халәтендә түгел. Шуңа да хәзер үз өстегездәге йөкләмәләрне башкаларга аударырга кирәктер. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атнадагы вакыйгаларда бернинди яңалык булмаячак, һаман шул сезне туйдырган бертөрлелектән котыла алмассыз. Башлаган эшләрне төгәлләү өчен уңай вакыт. Игезәк (22.05-21.06)ләр,...

Кучкар (21.03-20.04)лар, атна башында аеруча сакчыл һәм игътибарлы булыгыз, чөнки хәзерге вакытта сез дөрес карарга килү халәтендә түгел. Шуңа да хәзер үз өстегездәге йөкләмәләрне башкаларга аударырга кирәктер.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атнадагы вакыйгаларда бернинди яңалык булмаячак, һаман шул сезне туйдырган бертөрлелектән котыла алмассыз. Башлаган эшләрне төгәлләү өчен уңай вакыт.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, тормышыгызда кискен үзгәрешләр көтелә, битлекне салып, чын йөзегезне ачу вакыты җитте. Хәзер сездән үҗәтлек, үз-үзегезгә ышану сорала. Дусларыгыз ярдәменнән баш тартмагыз.
Кысла (22.06-22.07)лар, сездән үз-үзегезгә ышанган булу, фикер ныклыгы сорала. Планнарыгыздан читкә тайпылмагыз. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү сезнең файдага гына.
Арыслан (23.07-22.08)нар, сезнең өчен тормышның яңа этабы башлана. Гадәтләнгәнгә тотыну, җибәрмәскә тырышуыгыз юкка булачак. Алга карап, яңа планнар төзегез, бу котылгысыз.
Кыз (23.08-22.09)лар, бу атнада финанс хәлегезне кайгырту белән мәшгуль булырсыз, артык чыгымнардан сакланып тору комачауламас. Сезнең артта гайбәт сөйләүчеләр булуы бар. Җитди конфликтка эләгү ихтималы бар.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, атна дәвамында сезгә йолдызлар нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтеп торачак, интуициягезгә генә таяныгыз. Артык үз көчегезгә ышанган булуыгызның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Чаян (24.10-22.11)нар, сезнең өчен атна уңышлы булачак. Игътибар үзәгендә булырсыз. Һөнәри өлкәдә уңышларга ирешерсез. Сез үз-үзегездән канәгать. Романтик өлкәдә күңелсезлекләр булуы бар.
Укчы (23.11-21.12)лар, якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ. Кечкенә генә әйбергә дә шатланырсыз, һәрнәрсәдән канәгатьлек хисе кичерерсез. Әмма уңышлардан башны югалтырга ярамый.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, матди хәлегезне яхшыртырга тырышуыгыз бернинди нәтиҗә дә бирмәс, мөгаен. Вакыйгалар шулкадәр зур тизлек белән барыр, алар артыннан өлгерү җаен карагыз. Нәрсәдәндер баш тартырга кирәк булачак.
Сукояр (19.01-18.02)лар, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрегез яхшы булачак. Эшлекле элемтәләр урнаштыру белән бергә романтик очрашулар өчен дә җайлы вакыт. Эшләрегез җайлы барачак.
Балык (19.02-20.03)лар, финанс мәсьәләләре уңай хәл ителергә охшаган. Эшегездә үзегезне яхшы яктан күрсәтә алырсыз, моның белән хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен яуларсыз. Сөйгәнегез белән конфликтка керүдән сакланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЙОЛДЫЗНАМӘ