Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

18 - 24 МАЙГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада зур табыш китерүче актив эшчәнлек алып барырсыз, әмма ул сезне бик нык алҗытыр. Булдыра алмаслык йөкне үз өстегезгә алмагыз. Башкалар белән идарә итә алмассыз кебек. Үгезбозау (21.04-21.05)лар өчен атна уңышлы һәм нәтиҗәле булыр. Тормышка ашардай яңа идеяләр туачак. Бөтен башлаган эшегез дә уңышлы булыр, бары тик...

Кучкар (21.03-20.04)лар, бу атнада зур табыш китерүче актив эшчәнлек алып барырсыз, әмма ул сезне бик нык алҗытыр. Булдыра алмаслык йөкне үз өстегезгә алмагыз. Башкалар белән идарә итә алмассыз кебек.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар өчен атна уңышлы һәм нәтиҗәле булыр. Тормышка ашардай яңа идеяләр туачак. Бөтен башлаган эшегез дә уңышлы булыр, бары тик активлык кына күрсәтегез. Атна ахырында ял итсәгез, тыныч кына эш нәтиҗәсен көтсәгез дә була.
Игезәк (22.05-21.06)ләр, сезнең өчен бу атна гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, киләчәккә планнар төзү белән әһәмиятле булыр. Тормышны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Үзегездә актив эшчәнлек булу көчен тоярсыз.
Кысла (22.06-22.07)лар, бу атнада сездән сак һәм игътибарлы булу сорала, юкса дошманнар активлык күрсәтеп, сезгә аяк чалырга мөмкин. Үзегезнең дөрес икәнлегегезгә тулысынча ышансагыз гына фикерегезне яклагыз. Финанс мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк.
Арыслан (23.07-22.08)нар, атна дәвамында бөтен көчен матди проблемаларны хәл итүгә юнәлтәчәк. Тормыш шатлыкларына вакытыгыз да, көчегез дә калмаячак. Якыннарыгыз белән сүзгә килүдән сакланыгыз. Мөһим эшләрне атна ахырына калдырып торсагыз яхшырак булыр.
Кыз (23.08-22.09)ларның кешеләр белән аралашасы килмәү, үз эченә бикләнү теләге туар. Моның белән көрәшергә кирәкми дә, уй-хисләрегезне тәртипкә салырсыз. Атна ахырында активлык тоярсыз, тормыш потенциалыгыз да күтәрелер.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, атна сезнең өчен уңышлы, кәефегез күтәренке булыр. Артык күп ашаудан тыелып торырга киңәш ителә, спортка ныграк басым ясавыгыз яхшы булачак. Кыен хәлдән чыгуда дөрес юл табу өчен, аналитик фикер йөртү кирәгәчәк. Ул сезнең киләчәк тормышыгызга тәэсир итә, шуңа хис белән түгел, акыл белән эш итегез.
Чаян (24.10-22.11)нарга атна буе төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Тирә-ягыгыздагыларның киңәшенә колак салыгыз, ярдәм сорап ышанычлы кешеләргә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Юкса хата ясап, аны төзәтү өчен күп вакыт сарыф итүегез бар. Атна ахырында күбрәк ял итү
ягын карагыз.
Укчы (23.11-21.12)лар, атна башында хата ясап, моның өчен озак вакыт үкенү хисләре кичерүегез бар. Бернәрсәгә дә кысылмыйча, планнар кормыйча, тыныч кына эшләргә киңәш ителә. Тик, барыбер, төшенкелеккә бирелүдән котыла алмассыз, сезгә авыр хәлдән чыгарга якын дустыгыз ярдәм итәр, ялларыгыз тыныч һәм файдалы үтәр.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, эшне бераз булса да онытып тору өчен бик яхшы вакыт. Әгәр хәзерге вакытта ялда булсагыз, ул бик уңышлы узар: тынычсызлыгыгыз бетәр, шактый вакытка җитәрлек көч һәм энергия алырсыз. Матди хәлегезнең яхшыруы да куандырыр, хәтта алдау юлы белән керемле эшкә керешерсез - тик бу эшкә алынмавыгыз хәерлерәк.
Сукояр (19.01-18.02)лар атна башында килеп туган сорауларны хәл итәр өчен берничә рәсми оешмага барырсыз. Аларның тиз хәл ителә алмавы сезне борчыр. Сезнең эмоцияләрегез ташып тора, тик кемнеңдер тыкшынуы аны кирегә борып җибәрергә мөмкин. Хәтта суд, яисә хокук саклау органнары белән очрашырга туры килүе бар. Төшенкелеккә бирелмәгез, проблемаларыгыз киләчәктә хәл ителәчәк.
Балык (19.02-20.03)лар, атна башы уңышсызрак булыр, тик бик тиз узып китәр. Сезгә начарлык эшләргә теләүчеләр табылыр, тик бу адымнары үзләре өчен уңышсыз тәмамланыр. Шәхси мөнәсәбәтләрне җай­га салу өчен яхшы вакыт, яңа танышулар көтелә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп