Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алдар бабай” капчыгын аскан

Тирә-ягыбыз "алдар капчыклар" белән шыплап тулган. Берәр каян кемнеңдер алдануы турында ишетәсең дә, үз-үзеңә: "Юк, мин мондый ятьмәгә эләкмим. Җүләр түгел бит инде, ялган икәнлеге беленә", дип эре кыяфәт чыгарып әйтеп куясың. Ләкин юк шул, киресе килеп чыга. Шулай шәһәребездәге зур супермаркетның берсенә кергәндә, почмакта "MegaFon SIM-картасы. Телефоныңда 80 сум...

Тирә-ягыбыз "алдар капчыклар" белән шыплап тулган. Берәр каян кемнеңдер алдануы турында ишетәсең дә, үз-үзеңә: "Юк, мин мондый ятьмәгә эләкмим. Җүләр түгел бит инде, ялган икәнлеге беленә", дип эре кыяфәт чыгарып әйтеп куясың. Ләкин юк шул, киресе килеп чыга.

Шулай шәһәребездәге зур супермаркетның берсенә кергәндә, почмакта "MegaFon SIM-картасы. Телефоныңда 80 сум акча булачак" дигән язу-игъланга күз төште. Туктале, минәйтәм, алып куйсаң комачауламас. Үземнең MTS булса да, авылга шалтыратырга Мегафонны кулланам, чөнки ул анда әйбәт "тота". Ярар, чиратка бастым, алда ике кеше бар иде. Паспортыңнан мәгълүматлар алып килешүне тутырып бирә бер кыз. Тарифы да билгеле, Мегафоннан Мегафонга шалтыратканда беренче минуты гына түләүле икән. Яхшы булачак инде бу, әни-кайнана белән озаклап сөйләшербез дип уйлап, SIM-картаны алып киттем. Теге кыз: "Активируйте в течении 3-х недель" дип озатып калды.
Татар тотып карамый - ышанмый дигәндәй, кайткач, телефонга куеп, кабызып, акчасы күпме икәнлеген ачыкладым. "80 сум" дип ярылып ята. Шундук эчкә җылы йөгерде. Ярар, минәйтәм, башта беренче алган SIM-картадагы акчаны бетерим, аннары сиңа тотынырмын дип алып куйдым. Шулай вакыт үтте. Әлеге симканы куеп, ике генә сөйләшеп калдым: ничек тиз генә кергән булса, шундый тизлектә "очып чыгып та китте" акчасы. 8 сумлык кына сөйләштем бит, әле өстәвенә миңа 72 сум бурычы да "эленеп" калды. Баксаң, әлеге 80 сумны 1 ай эчендә сөйләшеп бетерергә кирәк булган. Мин моны теге кызны яңадан күреп сорашканнан соң гына белдем. Бу инде бер дә бушка булып чыкмады, яңадан шул номердан файдаланасың килсә, телефоныңа башта бурычыңны түләргә кайтып калды.
Без, яшьләр дә, шундый вак-төяк алдану капкынына эләккәч, өлкәннәрдән ни көтәргә кала. Әле узган ел әни 2 мең сумнан артык бәягә "бөтен авырулардан дәвалаучы", массаж ясаучы аппарат сатып алган.
- Соң, әни, нишләп таныш булмаган кешедән сатып алдың? Үзең андый кешеләргә беркайчан ышанмадың,- дим борчылып.
- Андый нәрсә сатып алу башыма да килмәде. Ул бит үзен Казаннан, пенсионныйдан килдем дип таныштырды. Пенсиям хакында сораштырды. Аның сүзләренә ышансаң, әле пенсия акчасына тагын өстәлергә тиеш, түләп бетермиләр икән, имеш. Сүз иярә сүз чыгып кына теге аппаратны сумкасыннан алып күрсәтте, и мактавын күрсәң иде...- дип сөйли әни.
Шулай шул, олы кешенең күңелен эретергә, үз ягыңа борырга күп кирәкмени? Җылы, матур сүзләрен жәлләмәгән, "сиптергән" генә теге хатын. Хәзер эш узган, тун тузган дигәндәй, аппарат шкафта ята.
Менә шулай күпме өлкән яшьтәгеләр алдакчылар корбанына әйләнә. Хәзер алдыңны-артыңны гына түгел, ян-ягыңны карап йөрергә, сизгер булырга кирәктер инде. "Алдар бабай" "капчыгын асып" көтеп кенә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау