Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балык сайлаганда берничә киңәш

Балык сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Ят, начар исле, шәлперәйгән, өслеге ябышкак булуы балыкның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтә. Әгәр дә базарда яки кибеттә балыкны сату урыны суыткыч белән җиһазланмаган булса, алар кагыйдәләрне боза. Чөнки туңдырылган һәм пешереп-туңдырылган балык 18 градус салкыннан югары булмаган урында сакланырга тиеш. Балык пресервлары 0...

Балык сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Ят, начар исле, шәлперәйгән, өслеге ябышкак булуы балыкның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтә.
Әгәр дә базарда яки кибеттә балыкны сату урыны суыткыч белән җиһазланмаган булса, алар кагыйдәләрне боза. Чөнки туңдырылган һәм пешереп-туңдырылган балык 18 градус салкыннан югары булмаган урында сакланырга тиеш.
Балык пресервлары 0 дән -8 градуска кадәр салкын булган суыткычта, шулай ук кипкән балык та суык урында гына саклау таләбе бар. Туңдырылган балык сайлаганда шунысына да игътибар итәргә кирәк: бозы күп булса, алмавың яхшырак. Андыйлар берничә тапкыр эретеп туңдырылган була.
Теләсә нинди сатып алучы, гамәлдәге закон нигезендә, балык продукциясенең җитештерүчесе, саклану срогы һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат сорарга хокуклы.
Кулланучы буларак хокукыгыз бозыла дип уйласагыз, белгечләргә мөрәҗәгать итегез: Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы,51. Телефон: 5-19-72.
e-mail:lensk@tatzpp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык Сайлау