Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батып баручы кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәник

Йөзү, су коену сәламәтлек өчен бик файдалы, шулай да суның хәвеф чыганагы булуын да онытмаска кирәк.

 

Ел саен су керү сезоны башлану белән республикада йөзләрчә кеше батып үлә. Фаҗиганең иң еш сәбәбе – һава температурасының – югары, ә су температурасының түбән булуында. Бу хәл көзән җыеруга (судороги) китерергә һәм кеше бата башларга мөмкин. Әгәр суда кул-аякларыгыз “тыңламый” башлый икән, аркагызга ятып, ярга таба йөзәргә тырышырга кирәк.


Кояшта озак булганнан, йөгереп килгәннән, волейбол уйнаганнан, алкоголь кулланганнан соң шунда ук суга керергә ярамый.

Рөхсәт ителмәгән урыннарда чуму, йөзү бик хәвефле!

Йөзәр өчен такта, автобаллон, волейбол тубы камералары һәм башка шундый нәрсәләр кулланмау хәерле. Суда шаярырга ярамый!

Текә яр янында, куе суүсемнәре булган җирдә, агым көчле урыннарда су кермәгез.

Теплоход, катер, көймәләргә якын килмәгез.

Әзерлексез һәм табиб рөхсәтеннән башка тирәнгә кермәгез.

Көймәдә йөзгәндә урыннар алмашмагыз.

Балаларны суда караучысыз калдырмагыз! Башка балаларны да күздән ычкындырмагыз, бәлки нәкъ сезнең игътибарлылык кемнеңдер кайгысын кисәтер.

Батып баручы кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнегез!

Йөзгәндә суны авызга кертмәскә, йотмаска тырышыгыз.

Сак булыгыз, җәйләрегез фаҗигасез узсын!


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/su-dus-kyna-t-gel-/

http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/batyp-baruchy-kesheg-berenche-yardm-krsterg-yrnegez

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев