«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңү өчен Лениногорск районы да катнашачак
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңү өчен Лениногорск районы да катнашачак

4 ноябрьдән Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы башланып китә.

Бәйге киләсе елның 25 мартка кадәр дәвам итәчәк, җиңгән районга 3 млн сум тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: Лениногорск әлеге республика конкурсында ике мәртәбә катнашты. Бу конкурста районнар үз мәдәниятен, традицияләрен тәкъдим итә, концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар. конкурста үз районнарының тормышы белән таныштыралар, гореф-гадәтләрен, мәдәният, тарих, милли ризыклар, җирле геройларны күрсәтәләр.

  • Лениногорск районы 13 декабрьдә чыгыш ясар дип көтелә. 

Конкурста җиңгән районга Татарстанның мәдәни башкаласы исеме белән беррәттән 3 млн сумлык сертификат та апшырыла. Узган ел әлеге бәйгедә Әтнә җиңү яулаган иде.


Нет комментариев