Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельслардан төште

Башкортстанга юл тоткан йөк поезды «Бөгелмә» тимер юл станциясендә һәлакәткә очраган.


Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельслардан чыккан. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


«Бүген «Бөгелмә» тимер юл станциясендә Башкортстанга сортларга аеру станциясенә җибәрелгән йөк поезды арткы тәгәрмәч белән рельслардан чыккан. Рельслардан шулай ук биш буш вагон да чыккан», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.


Министрлыкта состав 55 вагоннан торган, шуларның 37се буш, 18е йөк төягән иде, дип билгеләп үттеләр.


Әлеге һәлакәт аркасында беркем дә зыян күрмәгән, поездлар хәрәкәтен тоткарлау юк.


Фото: http://pixabay.com
 https://tatar-inform.tatar/news

http://saby-rt.ru/news/novosti/bgelmd-teplovoz-m-bish-bush-vagon-relslardan-tshte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев