Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның кайбер районнарында билгесез җанварлар чебиләргә һөҗүм иткәннәр

Бүген укучыларыбыз ниндидер җанвар буып ташлаган чебиләр видеосын җибәрде. Берәүләр Актанышта булган хәл, икенчеләр Теләчедә икән, диделәр. “ВТ” журналисты ачыклавынча, Актанышта кош-кортка һөҗүм иткән җанварны тотканнар, Теләчедә ул качып котылган.

– Безнең лапаска кергән җанвар рәхәтләнгән инде ул, – ди Теләчедә гомер итүче Роза Ногманова. – Төн буе мәш килгәндер, дидек. Ул җанвар башта тавыкны буа, өсләренә басып үлгәнен көтеп тора икән. Аннары ташый башлый. Чебешләремнең канын эчкән, кайберләренең башын өзеп аткан, берничәсен бакча артына да ташыган. Елыйсылар да килә инде. Ачуым да чыга. Әмма сабыр итәм. Башка хәсрәт килмәсен, дим.

Роза апа бер көнлек чебиләр үстергән. Аларны 90 сумнан сатып алган. 16 чебеше суярлык булган инде. Анысы беренче партиянеке иде, ди. Ә менә 60ының бераз үскәнен көткәннәр.

– Сатыр өчен асрамыйм. Балаларыма, үземә җитәрлек итеп әзерләп куя идем. Күңелемне төшермәдем инде, тагын 50 не алып кайттым. Улым тавыклар тора торган урынын яхшылап тышлады. Башка җанвар кермәс дип уйлыйбыз. Этем юк иде. Эт алырга кирәктер. Интернеттан карадык, безнең чебешләрне буган җанвар сасы көзән (хорек) ахыры, – ди Роза апа.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото һәм мәгълүмат https://vatantat.ru/2022/05/82791/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев