Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Булыр кебек быел уңыш

Сишәмбе көне буе яңгыр койды. Әй, шатланды халык. Бер-берсенә шалтыратып: "Сездә ничек, явамы?", дип сорашты. 2010 елгы корылык безгә яңгырның кадерен белергә өйрәткән иде шул. Җәй уртасында агач яфраклары корып, игеннәр саргаеп, үсә алмый утырды. 2012 елны да яңгыр аз явачак, дип куркыттылар. Шуңа да кичә кешеләр шат иде. Яңгыр...

Сишәмбе көне буе яңгыр койды. Әй, шатланды халык. Бер-берсенә шалтыратып: "Сездә ничек, явамы?", дип сорашты.



2010 елгы корылык безгә яңгырның кадерен белергә өйрәткән иде шул. Җәй уртасында агач яфраклары корып, игеннәр саргаеп, үсә алмый утырды. 2012 елны да яңгыр аз явачак, дип куркыттылар. Шуңа да кичә кешеләр шат иде. Яңгыр яуса була: бәрәңге дә, икмәге дә, мал азыгы да...
Сишәмбе көнне безне шатландырган яңгыр Сарабиккол, Урмышлы, Мордва-Кармалка якларына барып җитмәгән булып чыкты. Анда сибәләп кенә үткән. Ә инде Түбән Чыршылы, Куакбаш тирәсендә койган гына. Чәршәмбе көнне әлеге ике авыл арасындагы якынча өч атналар элек ремонтлана башлап та, очы-кырые күренмәгән юлда машинабыз батты, без көчкә чыгып киткән идек, артыбыздан ук "КамАЗ" машинасы кереп "утырды". Юл төзүчеләр әлеге участоктагы юлны җимереп ташлап, әллә бөтенләйгә китеп барганнар, аңлашылып бетмәде.
Ярар, киредән яңгырга кайтыйк әле. Аның шул ягы бар, бер ява башласа, туктатып булмый. Интернет челтәрендә һава торышы буенча фаразларга карасаң, июнь ахырларына кадәр болытлы яңгырлы көннәр торачак. "Тукта яңгыр, тукта яңгыр, тукта әле", дип җырларга калмасын инде.
Былтыр көз көне иде, бугай. Туктаусыз яңгыр койды. Сеңелемнең улы Шамил тәрәзәдән карап яңгыр туктаганын көтеп утырып туйган. Йорт уртасына чыгып, үзенең яраткан "Тукта, яңгыр" җырын башкарган. Туктамаган, әлбәттә, яңгыр явуын дәвам иткән.
Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында шул. Без яу яисә тукта, җитте дип, боерык биреп тора алмыйбыз. Кичә шалтыратып белештем, районыбызның Чиремшән ягындагы авылларында да матур гына яңгыр явып киткән. Димәк, булыр Ходай язса быел уңыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать