Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурычлар буенча рейд

Шәһәрдә торак-коммуналь хезмәт өчен түләмәүчеләрнең бурычлары шактый җыелган. Әлеге максаттан, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма, суд приставлары, халыкны социаль яклау бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган эшче төркем төзелде. Җомга көнне эшче төркемнең чираттагы рейды булды. Гагарин урамы, 33 нче йорттагы ике фатирга кердек. Беренче фатирның бурычы 103 меңгә җиткән. Ни...

Шәһәрдә торак-коммуналь хезмәт өчен түләмәүчеләрнең бурычлары шактый җыелган.
Әлеге максаттан, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма, суд приставлары, халыкны социаль яклау бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган эшче төркем төзелде.
Җомга көнне эшче төркемнең чираттагы рейды булды. Гагарин урамы, 33 нче йорттагы ике фатирга кердек. Беренче фатирның бурычы 103 меңгә җиткән. Ни кызганыч, фатир хуҗалары өйдә юк иде. Идарәче компания вәкиле сүзләренчә, биредә ике бертуган яши. Июльдә бурычларын бераз булса да каплаганнар инде.
Икенче фатирның бурычы - 120 мең. Анда малае белән 60 яшьлек ханым тора. Аның әйтүенчә, малаеның юньләп эшләгәне юк, ике оныгы да алар белән бергә яши. Ханым пенсиясеннән бераз акча кертеп бара башлаган.
Эшче төркем ай буена бурычлы фатирлар буенча йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: долги

2
X