Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы

Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы.

 

Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.

«Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең  барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде Гатауллин.

Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев