Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләсәң, эш карышмый, ди юбиляр

Аның хезмәт кенәгәсендә эш урыны бер өлкә буенча гына язылган, ул да булса - ветеринария тармагы. "Анда өч язу: эшкә алынган, үз теләге белән киткән, эшкә алынган. Башка җирдә эшләүне күз алдыма да китергәнем булмады", ди үзе. Сүзем район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илсөяр ханым Резчикова турында. Ул шушы...

Аның хезмәт кенәгәсендә эш урыны бер өлкә буенча гына язылган, ул да булса - ветеринария тармагы. "Анда өч язу: эшкә алынган, үз теләге белән киткән, эшкә алынган. Башка җирдә эшләүне күз алдыма да китергәнем булмады", ди үзе. Сүзем район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илсөяр ханым Резчикова турында. Ул шушы көннәрдә 55 яшен билгеләп үтә.


Кирәк бит, бер өлкәдә өч дистә елдан артык хезмәт итәргә. Үз эшеңне бик яратып, сабыр булганнар гына моңа иядер. Элгәре заман булса, "коммунистларча" дип сыйфатларлар иде. Хәер, Илсөяр Минвагизовна әйтмешли, шул рухта тәрбияләнеп үскән буын бит без. Шулай булмаса, институт тәмамлаганнан соң, билгеләү буенча, күз күрмәгән якка эшкә китәр идеме? Карышу турында уйлап карарга да юк, син комсомол булгач, партия кушканны үтәргә тиеш.

Бер уйласаң, шәһәр кызының ветеринария институтын сайлавы сәеррәк кебек. Аңа сәбәпче олы абыйсы икән, ул да анда укыган. "Мин өч абыйдан соң туган кыз бит. Сеңелем миннән соң туды. Тәрбия алу шулай булгандыр инде: абый үрнәге иң дөресе дип кабул иттем. Аннан бөтенләй хайван-мал күрмәгән кыз түгел идем. Геофизика поселогында үз йортыбыз белән тордык. Әти белән әни сыер, ат, бозау асрады", дип сөйли ул. Мәктәптән соң Казандагы ветеринария инситутын тәмамлап, билгеләү буенча ул чактагы Калинин якларына (хәзер Тверь өлкәсе) эшкә җибәрәләр. Чит якларга китү өчен кыюлыгы да җитәрлек булган, күрәсең. Яшь белгечкә башлап җибәрү кыен булуын яшерми Илсөяр ханым. Шушы авырлыклар аша тормыш итәргә, нык булырга өйрәнгән.

Язманың тулырак варианты "Заман сулышы"ның җомга санында

Розалия Мостафина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X