Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң матур киемеңне өйдә кияргә кирәк

Равил Басыйр улы Бикбаев – Казандагы Әмәт тавы мәчете имам-хатыйбы, «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме. Аның белән мөселман хатын-кызының киеменә булган таләпләр турында әңгәмә.

 

– Нәрсә ул хиҗаб, аның мәгънәсе нәрсәдә, хәзрәт?

– Хиҗаб – гарәп сүзе. Аның тамырына кайтсак, ул – «хаҗәбә» сүзе, бер әйберне каплау, яшерү мәгънәсен бирә. Ягъни ике арада киртә булучы, дип әйтсәң дә була. Шул ук вакытта хиҗабны тирәнрәк аңларга кирәк. Мәсәлән, гаурәт бар. Ул – күрергә рөхсәте булмаган кешеләр каршында күрсәтергә тыелган җир. Ирләргә, мәсәлән, кендектән алып тезгә хәтле өлеш – гаурәт. Хатын-кызның гаурәте киңрәк. Галимнәр, хатын-кызның бар тәне – гаурәт, йөзеннән һәм беләзекләренә хәтле кулларыннан башка, диде. Тәненең калган өлешен ул чит кешеләрдән капларга тиеш. Шуңа күрә хиҗаб дип әйткәндә, без гаурәтне каплауны күз алдында тотабыз. Монда тагын бер мәгънәне аңларга кирәк. Хиҗаб сүзе шулай ук күңелнең чисталыгын, гыйффәтлекне дә күз алдында тота. Кием белән капланган хатын-кыз, мәсәлән, ирләр белән үзен артык иркен, көлешеп, кыланып тота икән, бу – хиҗаб түгел. Әгәр ул тиешенчә киенгән икән, аның үз-үзен тотышы да тыйнак булырга тиеш. Тыйнаклык та хиҗабтан санала. Шуңа күрә без хиҗабны киң мәгънәдә аңлыйбыз.

– Нәрсә нигезендә хиҗаб кию тиешле булган?

– Хиҗаб ул Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ягъни Аллаһ Үзе хатын-кызларга гаурәтләрен капларга кушты. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә әйтә: «Ий, Мөхәммәт, үзеңнең хатыннарыңа, үзеңнең кызларыңа һәм мөэминә хатыннарга әйт, алар җәйләб, ягъни зур кием белән башларыннан алып үзләрен капласыннар». Менә шуны Аллаһ Пәйгамбәребезгә әмер итеп әйтә һәм башка аятьләр, хәдисләр бар. Шуңа күрә хатын-кыз Аллаһның әмерен үтим дип хиҗабтан йөрергә тиеш. Шуның өчен ул савап ала. Шуларга таянып, галимнәр хатын-кыз ирләр каршында һәм гомумән, кешеләр алдында гаурәтен капларга тиеш, дигән хөкемнәрен әйтте. Сүз уңаеннан, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам вакытында әле беренче вакытта хиҗаб мәҗбүри булмый. Мәсәлән, сәхабәләр хәтта бер-берсе алдында, бергәләшеп тәһарәт тә алган. Бу хакта хәбәр итүче хәдисләр бар. Аннары Аллаһы Тәгаләдән «Нур», «Әһзәб» сүрәсендә шушы аятьләр иңгәч, хатын-кызлар ирләрдән читләшә һәм гаурәтләрен киемнәре белән каплап, киенеп йөри башлый.

– Татарлар, гадәттә, Ислам дине таләп иткәнчә, киенеп йөрүче хатын-кызны «яулык бәйләгән», диләр. Ул хиҗабка туры киләме?

– Әйе, бу хиҗабның бер өлеше. Мәсәлән, яулык белән каплау гарәпләрдә химар дип атала. Мәсәлән, Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам балигълыкка ирешкән бер кыз баланы ялан баш күргәч: «Балигъ булган кыз бала яулыксыз намаз укымасын», – дигән. Кечкенә кызлар, хәтта яулык кимичә дә намаз укыса, намазлары – дөрес. Әмма инде балигълыкка ирешкән кыз бала яулык бәйләргә тиеш. Шуңа күрә яулыкны гарәпләрдә хиҗабның бер элементы дисәң дә була. Ә инде үзебезнең әбиләргә кайтсак, мәсәлән, алар яулык белән генә чикләнмәде. Чынлап та, элеккеге рәсемнәргә яки тарихчыларның тасвирлауларына карасак, мөслимәләр әле башларыннан алып, җилкәләренә зур шәлсыман яулык та салды. Болай эшләү нәрсәгә кирәк иде? Хатын-кызның тәне гаурәт булгач, аның әгъзалары да – гаурәт. Шул ук күкрәкләр булсын, җилкәләр, мисал өчен. Шуңа күрә менә бу зур яулык хатын-кызның гәүдәсен яшереп тора. Димәк, яулык – хиҗабның бер өлеше. Хәзерге вакытта ул ни өчен проблема, беләсезме? Менә 20-30нчы еллардагы – инкыйлабтан соңгы чор киноларын, видеокадрларны карасак, анда авыл кешеләрендә, алар руслар булсын, татарлар булсын, барысында да – яулык. Чөнки ул заманда бу гадәти киемнең бер өлеше булган һәм яулыкны салу – оятны югалтуның бер билгесе булгандыр. Ә совет чорында яулыксыз йөрү гадәткә кергәч, кызларыбыз, аяныч, кечкенәдән шуңа ияләнеп үсәләр һәм хәзер яулык бәйләү икенче төрле сәер әйбер кебек кабул ителә. Шулай да безнең Татарстанда яулыклы кызларга тискәре карамыйлар әле. Хәтерлим, 90нчы еллар башында җәмәгатем яулык бәйләп йөри башлаганда, бик авыр иде. Хәзер инде башкача. Шуңа күрә без – мөселманнар хиҗабны яхшы яктан күрсәтергә тиеш.

– Мөслимәләрнең күбесе эшли, үзләре исламга килеп, әгәр эш урынында хиҗабтан йөрергә, анда намаз укырга рөхсәт итмәсәләр, ул эшне ташлау дөресрәкме, әллә яулыксыз йөреп, намазларны өйгә калдырып, эштәге таләпләргә буйсынумы?

– Иң беренчедән, татар кешеләренә Исламга килә, дип әйтү бик үк дөрес түгел. Алар диннәрен аңлап, дөрес итеп тота башлыйлар, дип әйтсәк дөресрәк. Ягъни без – татарлар, асылда, мөселманнар. Ләкин күп кеше гафиллектә булу сәбәпле, намазга әһәмият бирми һәм динен тотмый. Ләкин дин турында язучы массакүләм мәгълүмат чаралары аша, мөфтиятебез эшчәнлеге аша кеше дингә кайта, әлхәмдүлилләһ, диннең кирәклеген аңлый, Аллаһы Тәгаләнең әмерен – бишвакыт намазын башкара, гаурәтен каплап, киенеп йөри башлый. Андыйлар хәзер хатын-кызлар арасында күп. Әйе, алар эшли һәм диннәрен нык итеп тота башлады, дип әйтик. Әгәр кеше нык тора икән һәм Аллаһтан сорый икән, иншәАллаһ, кешеләрнең, шул исәптән җитәкчеләрнең дә йөрәге – Аллаһы Тәгалә кулында, аларны Аллаһ, иншәАллаһ, яхшы итеп төзәтәчәк. Һәр очрак аерым, һәркемгә гомуми рәвештә, син эшеңнән кит, дип әйтеп булмый. Хатын-кыз гомер буе бер эштә хезмәт итә икән, мәсәлән, укытучы апаларыбыз, тырышсыннар, оялырга кирәк түгел яулыктан. Күңелләрне үзгәртүче ул – Аллаһы Тәгалә Үзе.

 

Тулырак: http://Безнең гәҗит

http://bugulma-tat.ru/news/%D2%97omga-k%D3%A9n-kichend%D3%99/i-matur-kiemene-yd-kiyarg-kirk

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев