Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кабат Казахстан

Августның беренче ике атнасында Лениногорск, Бөгелмә, Баулы районнары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республика буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Казахстаннан китерелгән алкоголь продукциясе сатуның 8 фактын терки. Аларның тиешле үрнәктәге акциз маркалары булмый. Барлыгы 987 литр алкоголь продукциясе алына. Алкоголь продукциясен законсыз рәвештә республикада яшәүчеләр дә саткан....

Августның беренче ике атнасында Лениногорск, Бөгелмә, Баулы районнары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республика буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Казахстаннан китерелгән алкоголь продукциясе сатуның 8 фактын терки. Аларның тиешле үрнәктәге акциз маркалары булмый. Барлыгы 987 литр алкоголь продукциясе алына.
Алкоголь продукциясен законсыз рәвештә республикада яшәүчеләр дә саткан. (Түбәнкамалы 360 шешә казахстан аракысы; лениногорскилы - 168 шешә; әлмәтле - 348 шешә алып кайткан).
Алар аны туй, юбилей үткәрү өчен алып кайттык, дип аңлатырга тырыша, законсыз рәвештә алкоголь продукциясе реализацияләдем, дип уйламый да.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: Казахстаннан кертелгән алкоголь продукциясе акциз маркасы һәм товарга бирелә торган документлардан тыш, законсыз әйләнештә булып санала. Күп очракта аның сыйфаты да тиешле таләпләргә җавап бирми.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь

2
X