Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбашлы Хәмидуллиннар кәҗә күп асрый

Куакбашта яшәүче Фәүзия апа белән Нәбиулла абый Хәмидуллиннар ишек алдында бүген 11 баш кәҗә печән чемченеп йөри. Аклары, аклы - каралары, зурлары да, бераз кечкенәләре дә бар. Элек алар сыер асраган. Кәҗәне карау җиңелрәктер инде, шуңа кәҗәгә күчкәнсездер дип сорыйм Нәбиулла абыйдан. - Бер яктан кәҗә асрау ансатрак,сыерга ныграк тәрбия...

Куакбашта яшәүче Фәүзия апа белән Нәбиулла абый Хәмидуллиннар ишек алдында бүген 11 баш кәҗә печән чемченеп йөри. Аклары, аклы - каралары, зурлары да, бераз кечкенәләре дә бар.


Элек алар сыер асраган. Кәҗәне карау җиңелрәктер инде, шуңа кәҗәгә күчкәнсездер дип сорыйм Нәбиулла абыйдан.
- Бер яктан кәҗә асрау ансатрак,сыерга ныграк тәрбия кирәк,- ди ул. Кәҗә - вак мал, теләсә-нәрсә ашый. Характеристика да биреп алды үзләренә: бик акыллы, хәйләкәр, чиста - бөтен якка булдыра, ди. Безнекеләр сөт бирә торган кәҗә, токымын-ниен белмибез, диләр.
Авылга каяндыр килеп эләккән, аннан кешедән-кешегә күчеп, дүрт еллар элек Машканы сатып алганнар. Ул ике бәти китергән. Шулай итеп, үткән елның көз аена егерме башка җиткәннәр. Без баш санын арттыруны максат итеп куймаган идек. Үзеннән-үзе үрчеде. Инде авылдашлар бигрәк күп бит дип көләләр, диләр. Аннан кыш ашатырга күп кирәк булуын истә тотып, көз көне берничәсен суйганнар.
Мин барганда 10 баш иде, тәкәләре - Томрый "кунакка" киткән, бөтен авылга бер - кадерле ул, диләр. Әле башка авылга да алып китәләр, ди. Зәй-Каратайда булган, Түбән Чыршылыда бер айдан артык торып кайткан. Хәзер алып китүчеләргә дә күпме кирәк, шуның хәтле тотыгыз дип озатканнар.
Теманың дәвамын «Заман сулышы» газетының 27 февраль, №14 җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кәҗә