Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбендә Агуник Тамамянның күргәзмәсе узды

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбендә Агуник Тамамянның юбилей күргәзмәсе узды.


Агуник Жоржиковна – Лениногорскида яшәүче рәссам-скульптор, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәсем снгате буенча укытучы. Грузия якларында туа. 1987 елдан 2016 елга кадәр Балалар сәнгать мәктәбендә эшли.

Ул иҗади эшләүче укытучы, тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшыра ала торган  рәссам. Ул даими рәвештә иҗади эзләнүдә, сынлы сәнгатьтә яңа формалар, чаралар һәм методлар эзли. Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын күп еллар өйрәнә.

Милли сәнгатьне үстерүгә зур һәм лаеклы өлеш кертә. Агуник Татмамян шәһәр һәм район мәдәният һәйкәлләрен проектлау һәм төзүдә катнаша, ел саен шәһәр чараларын сәнгати яктан  бизәүдә катнаша.
Күргәзмәдә үзенчәлекле стиль белән аерылып торган эшләр тәкъдим ителгән.

Сәнгать мәктәбендә узган күргәзмәгә Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәрис Минһаҗев, сәнгать белгече, көньяк-көнчыгыш рәссамнар берлеге рәисе Нина Горюнова, Агуник ханымның иҗатын хөрмәт итүче башка рәссамнар да килде.

фотолар: https://vk.com/dshi_len

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев