Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Сугышлы авылы укытучысы энә белән «кое казырга» өйрәтә

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә һәм халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә. Моннан дүрт...

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә һәм халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.
Моннан дүрт ел элек бер-беребезне белми торган җиде бала үзебезнең беренче укытучыбыз - Гөлназ апа Кашапова белән таныштык. Бу минутта барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән безне үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Укытучым дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм, аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!
Гөлназ Сәгыйть кызын тагын бер зур уңышы белән тәбрик итәсебез килә. Ул - "Безнең иң яхшы укытучы" гранты җиңүчесе.
Гөлназ апаны һәм мәктәбебезнең барлык укытучыларын Укытучылар көне белән тәбрик итәбез. Авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Сугышлы мәктәбенең
V сыйныф укучылары исеменнән,
Айлинә ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы