Планеркада Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев хезмәттәшләрен юбилей даталары белән котлады.
50 яшь тулды:
Ирина Владимировна Солтанова – балалар стационарының педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы;
Зөлфия Атласовна Борһанова – терапия бүлегенең процедуралы шәфкать туташы.
60 яшь тулды:
Ирина Николаевна Ванюкова – гинекология бүлегенең операция санитаркасы.
Хезмәттәшләренә күпьеллык хезмәтләре, профессионализмнары, сизгерлекләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа шатлыклы вакыйгалар телибез!
Нет комментариев