ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан социаль пакетлардан баш тартучылар аркасында 3 млрд сумнан артык акчаны ала алмаган

Татарстан Республикасы ташламага ия булучылар өчен социаль пакет программасын гамәлгә ашыру өчен өч миллиард сумнан артык акча алмаган.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева хәбәр итте.

«2026 елда Татарстан бу программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 2,807 млрд сум акча алды. Шул ук вакытта баш тартучылар булмаса, республика 6 млрд сумнан артык алыр иде», – дип сөйләде ул.

Сүз халыкның ташламалы категорияләренең социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шул исәптән дару препаратлары алудан баш тартуы турында бара.


Нет комментариев