Лениногорск суды курьер-мошенникны хөкем итте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск суды курьер-мошенникны хөкем итте

Лениногорск шәһәр суды оешкан затлар төркеме тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган караклык өчен (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше) Казан шәһәренең балигъ булмаган кешесен хөкем итте.

Хәл болай була: шушы елның июнь аенда 17 яшьлек егет курьер сыйфатында Казаннан Лениногорскига килә дә, 76 яшьлек әбидән 2 миллион сум акчаны алып китә. 

Пенсионер әбигә исә янәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыраткан һәм җинаять җәзасыннан качу максатыннан, акчаларны декларацияләргә кирәк дип, акчаны тапшырырга киңәш иткән. Хатын-кыз аферистларның инструкцияләрен үтәгән һәм яшүсмергә 2 000 000 сум биргән.

Әбидән акчаны алып,  егет таксида Казанга кайта, анда ул үзенең кураторына акча салынган пакетны бирә, шушы кылган эшләре өчен 45 000 сум күләмендә бүләкне ала.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен таныган, кылган эшенә үкенгән, зыян китергән өчен 50 000 сум күләмендә бер өлешен кире кайтарган. Курьер вакантын мессенджерларның берсендә таптым, дип аңлаткан.

Суд суд карары белән гаепле яшүсмерне 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән, шулай ук аңардан зыян күрүче файдасына китерелгән милек зыяны –  1 950 000 сум күләмендә түләтелгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.

 


Нет комментариев