Лениногорскида питбайкларда ике яшүсмер юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида питбайкларда ике яшүсмер юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрде

Авария 9 июнь көнне килеп чыга.

Лениногорскиның тубдиспансер һәм «Кара Ротонда» тирәсендә  2009 елгы ике яшүсмер питбайкларда йөргәндә, берсе тизлеген арттыру нәтиҗәсендә,  бер-берсенә каршы килеп бәреләләр. 

Бәрелү нык булган, яшүсмерләр җәрәхәт ала, аларны Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. 

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә һәм яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп, юлда йөрү кагыйдәләрен сакларга куша һәм питбайкларның күңел ачу чарасы түгел, ә куркыныч транспорт чарасы булуын искәртә. 

 

фото: https://t.me/leninogorsk_city_rt

 


Нет комментариев