Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коррупциягә каршы көрәш утырышы узды

Бүген мэриянең актлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды. Төп сүз - дәүләт органнарында коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларын куллану мәсьәләсе турында иде. Моннан тыш, комиссия әгъзалары норматив-хокукый актлар, административ регламент турындагы чыгышлар белән танышты. Рәгать Хөсәенов коррупциягә каршы эшчәнлекне тагын...

Бүген мэриянең актлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышны район башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды. Төп сүз - дәүләт органнарында коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларын куллану мәсьәләсе турында иде. Моннан тыш, комиссия әгъзалары норматив-хокукый актлар, административ регламент турындагы чыгышлар белән танышты. Рәгать Хөсәенов коррупциягә каршы эшчәнлекне тагын да көчәйтергә, чаралар планын булдырырга чакырды. Быелның алты аенда мэриянең "Ышаныч телефоны"на 34 шалтырату килгән. Алар коррупциягә кагылышлы булмаса да, коммуналь хезмәтләрнең үз бурыч-вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән түләүләр, юл төзелеше, яктылык кебек мөһим мәсьәләләргә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция