Лениногорскида ягу сезоны төгәлләнде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ягу сезоны төгәлләнде

Лениногорскида ягу сезоны төгәлләнде. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәеновның карары чыгарылды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

 

Ниһаять, көннәр җылытты. Әгәр 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан артса, ягу сезоны туктатыла.

Хәзер көннәрнең алга таба да җылы торуын телибез. Юкса, салкын көннәрдә фатирлар тиз суына бит.

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru


Нет комментариев