Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга кайда ял итәргә була

Соңгы елларда чит илдә ял итәргә өйрәндек кереп китте. Әмма Мисырда булган авиаһәлакәт, Төркия белән ике арадагы мөнәсәбәтләр суынуы Россия халкын иң популяр ике курорттан мәхрүм итте. Ял итү өчен кая барырга, ничә сумга төшә - шуларны белү өчен шәһәребездәге туристик фирмаларга юл тоттым. Баксаң, безнең шәһәрдә сайлап алу мөмкинлеге...

Соңгы елларда чит илдә ял итәргә өйрәндек кереп китте. Әмма Мисырда булган авиаһәлакәт, Төркия белән ике арадагы мөнәсәбәтләр суынуы Россия халкын иң популяр ике курорттан мәхрүм итте. Ял итү өчен кая барырга, ничә сумга төшә - шуларны белү өчен шәһәребездәге туристик фирмаларга юл тоттым.


Баксаң, безнең шәһәрдә сайлап алу мөмкинлеге зур икән. Туристик юллама бирү белән биш фирма шөгыльләнә. Яшерен-батырын түгел, үз гомеремдә бер генә тапкыр да чит илгә дә чыкканым юк, әлегә ял итү йортында, яисә еракка экскурсиягә дә барырга туры килмәде. Шуңа күрә туристик фирмалар белән әллә ни кызыксынмадым. Бу юлы анда эшләүчеләргә, газет хезмәткәре буларак түгел, ә ял итәргә, ерак сәфәргә җыенган гап-гади кеше булып кердем.

Кая гына барсам да, мине мөлаем туташ-ханымнар ачык йөз белән, бик җылы каршы алды. Барлык кызыксындырган сорауларыма бәйнә-бәйнә җавап та алдым.

- Быел кризис үзен нык сиздерә, кешеләр ял итәргә бик ашкынмый, бигрәк тә чит илләргә чыгарга теләүчеләр саны күзгә күренеп кимеде. Төркия һәм Мисырга турлар ябылу сәбәпле, шактый клиентларыбызны югалттык. Бу илләр "барысы да кергән" сервисларның берсе иде,- дип аңлаттылар.

Уртача тормышта яшәүчеләр өчен бик кулай турларның берсе булган алар һәм әле дә ул якларга сорап, мөнәсәбәтләр яхшырыр дип өметләнүчеләр юк түгел икән. Мәсәлән, Вьетнам, Таиландка ике кеше өчен кимендә 110 мең сумнан алып түләргә туры килсә, Төркиягә бару хакы нибары 70 мең сум тәшкил иткән.

Дөрес, Грециядә 7-10 көн ял итү дә шул ук 70 мең тирәсе, әмма анда бару күпкә мәшәкатьлерәк, чөнки виза кирәк.

- Виза булган илләргә кеше барырга атлыгып тормый, чөнки аны ясату өчен өстәмә акча, кочак кадәр кәгазь җыясы, бармак эзләре төшерү һәм башка күп төрле уңайсыз яклары бар, - дип сөйләп китте туристик фирмада эшләүче бер ханым.

Һиндстан культурасы белән кызыксынучылар Гоа курортына бара ала икән, бәясе -75 меңнән алып( өч йолдызлы отель, 10 төн, иртәнге ашны кертеп), тик монда да виза кирәк. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә 100 мең тәңкә акчаң бар икән- рәхәтләнеп бара аласың, әмма уңайсыз ягы: шулай ук виза кайгыртасы.

Аннан соң турларның бәясе дә доллар курсыннан һәм турның кайсы вакытта алынуына карап тибрәлә, диделәр. "Кайнар" турлар да булгалый, ул вакытта бәяләр сизелерлек арзан булуы белән отышлы, - дип аңлаттылар.

Тулырак язма "Заман сулышы"ның җомга санында

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X