Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә төзелеш эшләре бара

Шәһәребез һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан төзелүче-ремонтланучы объектлар турында язуыбызны дәвам итәбез. Әлеге мәктәпнең фасады ачык матур төсе белән әллә кайдан күзгә ташланып тора. Бүгенге көндә "Сарет" җәмгыяте төзүчеләре эчке эшләрне башкара: түшәм, стена, идәннәр ясалып, буяп-агартыла. - Биш йөз балага исәпләнгән мәктәп барлык заман таләпләрен күз уңында тотып төзелде....

Шәһәребез һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан төзелүче-ремонтланучы объектлар турында язуыбызны дәвам итәбез.


Әлеге мәктәпнең фасады ачык матур төсе белән әллә кайдан күзгә ташланып тора. Бүгенге көндә "Сарет" җәмгыяте төзүчеләре эчке эшләрне башкара: түшәм, стена, идәннәр ясалып, буяп-агартыла.
- Биш йөз балага исәпләнгән мәктәп барлык заман таләпләрен күз уңында тотып төзелде. Сыйныф бүлмәләре зур, якты коридорлар да иркен. Ике спорт залы булачак, - ди башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Ольга Ключникова.
Яңа мәктәпнең, әлбәттә, мебельләре дә өр-яңа булачак. Территориясен төзекләндерү дә планлаштырыла. Хоккей кортының җирлегендәге асфальт заманча материалга алыштырыла, спорт мәйданчыклары да яңа төсмер алачак. Балаларга ял итү зонасы булдыру да күз уңында тотылган.
- Без ул мәктәп төзелешен үтеп киткәндә гел карап узабыз. Кызыбыз быел беренче сыйныфка бара, әтисе белән яшәгән урыныбызга якын булганга, 2 нче мәктәпне сайлаган идек. Ел башында ачылыр микән, дип бик икеләндек, инде хәзер бинасы күзгә күренде, 1 сентябрьгә ачылачагына шикләнмибез, ди Лилия ханым Галимова.
Ләйсән Шәрәфетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2 мәктәп лениногорск