Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2нче һәм 5нче мәктәп янында җәяүлеләр өчен төймәле светофорның эшләү алымнарын укучыларга аңлаттылар

Лениногорск шәһәрендә «Имин юллар» («Безопасные дороги») илкүләм проект буенча 2нче һәм 5нче мәктәп янында җәяүлеләр өчен төймәле светофорлар куелды.

Әлеге мәктәпләр янында һәрвакыт машиналар күп була, бигрәк тә иртәнге якта. Машина йөртүчеләр еш кына җәяүлеләргә юл бирми. Алар әлеге мәктәпләрдә укучы ата — аналарының күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң урнаштырыла.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре яңа светофордан ничек файдаланырга кирәклеген аңлаттылар.

Лениногорск районы ДАИ бүлегенең балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча баш белгеч Эльвира Кирдянова аңлатма бирде:

«Җәяүле светофор янына килгәч, төймәгә басарга һәм яшел сигналның кабынганын көтәргә, шуннан соң гына җәяүлеләр кичүен чыгарга тиеш. Яшел төс тиз генә кабынмый. Бер минут чамасы көтәргә кирәк. Юлны кичү өчен 16 секунд вакыт бирелә. Шуннан соң светофор үзенең элеккеге режимына күчәчәк. Киләсе җәяүлегә яңадан төймәгә басарга һәм аның өчен светофор сигналын көтәргә кирәк булачак. Әгәр барлык инструкцияләрне үтәмәсәң, машиналар туктамаячак һәм тәгәрмәчләр астына эләгү куркынычы бар», — дип сөйләде. 

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев