Заман сулышы

Өлкән яшьтәге бер ир поезд астына эләккән

Юлны кыскарту өчен ир турыга чыгарга карар итә, юкса тимер юлны аркылы чыгу рөхсәт ителгән урынга кадәр 100 метр ара калган була. Алдан фаразларга караганда, өлкән яшьтәге ир онкология клиникасыннан якындагы тукталышка бара торган була. Поездга бәрелүдән әлеге кеше берничә дистә метрга оча һәм автомобиль юлына килеп төшә. Түбәнкамалы вакыйга...

Юлны кыскарту өчен ир турыга чыгарга карар итә, юкса тимер юлны аркылы чыгу рөхсәт ителгән урынга кадәр 100 метр ара калган була.
Алдан фаразларга караганда, өлкән яшьтәге ир онкология клиникасыннан якындагы тукталышка бара торган була. Поездга бәрелүдән әлеге кеше берничә дистә метрга оча һәм автомобиль юлына килеп төшә. Түбәнкамалы вакыйга булган урында җан бирә. Ул ни сәбәпле поездны күрмәгән, әллә күреп үз гомерен чикләргә теләгәнме? Монысын тикшерү ачыклаячак. Бу хәл Казанда Компрессор заводы станциясе тирәсендә була.
Чыганак: Әлмәт таңнары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: