Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Хөснуллин: Ташламалы ипотека программалары гамәлдә кала

Россия Хөкүмәте төзелеш тармагына ярдәм планын әзерли.

 

«Төзелешнең барлык проектларын да хуплау өчен без күп көч куячакбыз», — диде социаль челтәрләрдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә Хөкүмәт торак төзелешен яклау, инвестиция-төзелеш циклын кыскарту, шулай ук төзелеш материаллары белән тәэмин итү һәм аларга бәя кую мәсьәләсен хәл итү өчен кризиска каршы план тәкъдим итәчәк.

«Ташламалы ипотека программалары гамәлдә булуын дәвам итә. Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын торгызу программасы тулы күләмдә дәвам итә. Билгеләнгән план буенча барачакбыз һәм яңа „җитешсезлек“ булдырмас өчен, төзелә торган объектларны күзәтәчәкбез», — дип язган вице-премьер.

Ул искә төшергәнчә, тармак 2020 елда пандемиянең кызган вакытында зур кыенлыклар белән очрашты.

«Ул чагында без төзелешне туктатмый кала алдык, бу хәл хәзер дә булмасын өчен барысын да эшләячәкбез. Төзелеш тармагы, барлык кыенлыкларга карамастан төзелешне дәвам итәргә тиеш. Барлык билгеләнгән максатларны үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез һәм гражданнарыбыз тормышы өчен иң яхшы шартлар тудырачакбыз» — дигән Хөснуллин.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека