Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыгын алу кыенлаша

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан инде... Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә якынча ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан инде...
Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә якынча ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү дип каралды. Әлеге үзгәрешләр автомәктәпләрдә уку өчен бәяләрнең шактый артуына китерде. Бу аңлашыла да: ул чагында бу уку йортларындагы мәгариф программалары шактый катлауландырылды: уку вакытының озынлыгы артты, автомәктәп хуҗаларына яңа мөгаллимнәр өчен махсус урыннар булдырырга туры килде.
2014 елда Россиянең Икътисад министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә автомәктәпләр өчен махсус таләпләр программасы да эшләде. Нәтиҗәдә, Россиядәге автомәктәпләрнең 25 проценты уку-укыту эшчәнлеге алып барудан мәхрүм ителде.
Соңгы үзгәрешләрме?
Киләсе елның 1 гыйнварыннан исә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә тагын да авыргарак туры киләчәк. Автомәктәпләрдә бәяләрнең шактый югары булуы белән беррәттән имтихан бирү тәртибе дә катлаулана. Белгечләр "яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү реформасын тулысынча тәмамлаячак", дип ышандыра.
Имтихан бирүне катлауландыруның да үз максаты бар, билгеле. Ул яшь машина йөртүчеләрнең әзерлеген күпкә сыйфатлырак итәр, нәтиҗәдә юллардагы аварияләр саны бермә-бер кимер дип уйланыла.
Үзгәрешләргә килгәндә, алар имтиханның теория өлешенә генә түгел, гамәли өлешенә дә кагыла. Билгеле булганча, хәзерге вакытта тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң дә була. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш (!) бирем чишәргә туры киләчәк.
Махсус мәйдандагы имтихан да катгыйлана. Хәзерге вакытта кулланыла торган "змейка", "эстакада" һәм "гаражга керү"гә тагын ике күнегү өстәлә. Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә "параллель паркинг" һәм "пассажирны машинадан имин төшерү өчен туктау" кебек биремнәрне дә дөрес итеп башкарасы булачак.
Таныклык та үзгәрә
Имтиханның шәһәр эчендәге өлешенә килгәндә, биредә әллә ни зур яңалыклар юк диярлек. Бердәнбер үзгәреш имтиханны бәяләү системасы җитдиләнү белән бәйле. Әгәр хәрәкәт башында машина кинәт сүнсә, бу кечкенә хата булып саналачак. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен дә укучыны шелтә көтә.
Машина йөртү таныклыгының тышкы кыяфәтен дә үзгәртергә җыеналар. Тиздән әлеге документка махсус тамгалар куя башлаячаклар.
- Әгәр машина йөртүче автомат күчергеч тартмасында (автоматическая коробка передач) гына хәрәкәт итә белә икән, бу турыда аның машина йөртү таныклыгы "хәбәр итәчәк". Машина йөртүченең сәламәтлеге белән бәйле үзенчәлекләре дә документта чагылыш таба. Колагы начар ишетсә яки күзләре начар күрсә, таныклыкта бу турыда мәгълүмат күрсәтеләчәк, - дип аңлата белгечләр.
Шунысын да ассызыклап узабыз: әлеге карарны ЮХИДИ идарәсе вәкилләре түгел, ә табиблар кабул итәчәк.
Интертат сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина таныклык

2
X