Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәдәният сарае каршында Лениногорск иҗат коллективлары концерт тәкъдим итте

Концерт Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта көн уртасында уздырылды.

 

"Зиләйлүк", "Сударушка" ансамбльләре, "Желаем счастья" вокал төркеме, "Эрзянка", "Шура Хуран", "Сүнмәс ялкын" ансамбльләре үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Татьяна Бугинова, Раиса Карташова, Фәния Латыпова җырларын да халык яратты.

Сәнгать җитәкчесе Гөлфия Зиатдинова фикеренчә, Мәдәният сарае хезмәткәрләренең иҗат коллективлар белән сайлауга килүчеләрне концерт программасы белән шулай хуплаулары икән.

Ветераннар хоры җитәкчесе Светлана Сергеева концертның яхшы кәеф өчен кирәклеген, кешеләр сайлауга рәхәтләнеп килә алулары, бу көннең шатлыклы һәм бәйрәм кебек икәнлеге турында әйтте. 

Ветеран Татьяна Медведева 30 ел "Надежда" ансамбленә йөргән. Бүген исә ул үзенең сайлау участогында тавыш биргәннән соң  рәхәтләнеп, ансамбль җырларын тыңлады, биеде.  

Мәдәният сарае каршындагы концерт тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Артистларга алкышлар һәм җылы сүзләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X