Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чарада чыгыш ясаучылар шагыйрьнең күпмилләтле Россия мәдәниятенә керткән өлешен онытмаска һәм аның иҗади мирасын сакларга чакырды.
Мәскәү татарлары автономиясе активистлары, Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары әгъзалары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алды һәм аның Новокузнецк урамындагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.
http://Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында әлеге һәйкәлне урнаштыру тарихы, ә китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева Габдулла Тукайның татар әдәби теле формалашуда уйнаган роле хакында сөйләде. Алар шагыйрьнең күпмилләтле Россия мәдәниятенә керткән өлешен онытмаска һәм аның иҗади мирасын сакларга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев