Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз тавышын бирде

19 нчы сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның соңгы көне.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов  бүген шәһәрнең 13 нче мәктәбендәге сайлау участогында тавыш бирде. “ Шәһәр һәм районыбыз, аның халкының тормышын  яхшы якка үзгәртү өчен тырышучы депутат булыр дигән ышаныч белән тавыш бирдем. Сайлау участогына килүче һәркем җитди уйлап эш итәдер дип уйлыйм,”-диде ул.

Әлеге участокка шушы тирәдә яшәүчеләр иртәнге якта ук күпләп килә башладылар. Аеруча өлкәнрәк яшьтәгеләр, күпчелеге гаиләләре белән бергәләшеп тавыш бирергә ниятләгәннәр. Рәйсә һәм Илдар Тукаевлар, Анастасия һәм Станислав Демакиннар парлашып килгәннәр. Әлфия һәм  Риф Гәрәевларны кызлары Эльмира алып килгән. Чөнки алар инде олы яшьтә, Риф ага 84 яшен тутырган. Икесе дә хезмәт ветераннары. Алар белән берүк вакытта тавыш биреп чыккан шәһәр башлыгы, өлкәннәрнең хәл-әхвәлен сорамый калмады билгеле. “Сайлауда катнашуны гражданлык бурычы итеп саныйм, балаларым –оныкларымны, бөтен кешеләрне мул һәм тыныч тормышта яшәтәсем килә,- диде ветеран. Сайлау көненең  электән  бәйрәм сыман кабул ителүен, бүген дә чак кына музыка кабызган булсалар, әйбәт була иде дигән теләген дә белдерде.

Сайлауга яшьләр дә иртәнге як булуга карамастан, күпләп килде. Диләрә Хәкимова игезәк уллары Тимур һәм Булатны да үзеннән калдырмаган. Дүрт яшьтә генә булсалар да,  алар әниләренең җитди эш белән йөрүен аңлыйлар күрәсең. Барлык тиешле кагыйдәләрне үтәп, аның тавыш биргәнен сабыр гына көтеп тордылар.

Лениногорск матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сайлаулар барышының ике көнендә тавыш бирүчеләр  шәһәр буенча-70%, районда -75% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X