Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Полицейский Кыш бабай”

Шәһәр һәм район территориясендә балигъ булмаганнар эше буенча инспекциядә 88 гаилә исәптә тора. Аларда 126 бала бар. Шушы көннәрдә социаль яктан куркыныч шартларда, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләдә яшәүче сабыйларны "Полицейский Кыш бабай" акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызы котлады. Кыш бабай ролен участок инспекторы Рамил Әюпов, Кар...

Шәһәр һәм район территориясендә балигъ булмаганнар эше буенча инспекциядә 88 гаилә исәптә тора. Аларда 126 бала бар. Шушы көннәрдә социаль яктан куркыныч шартларда, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләдә яшәүче сабыйларны "Полицейский Кыш бабай" акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызы котлады.

Кыш бабай ролен участок инспекторы Рамил Әюпов, Кар кызын - балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Розалия Носова үтәде. Хокук сакчылары бу көнне дүрт гаиләдә булып, балаларга уенчыклар, язу-сызу кирәк-яраклары, татлы күчтәнәчләр таратты.
Мондый акцияне хокук сакчылары ел саен үткәрә. Аның максаты - әнә шундый гаиләләрдә яшәүче балаларга игътибар, кечкенә булса да ярдәм күрсәтү. Барлык кирәк-яракны һәм татлы күчтәнәчләрне хокук сакчылары үзләре сатып алган, чөнки моның өчен алар бюджетында акча бүлеп бирү каралмаган.
Рейд үткән һәр гаиләдә диярлек антисанитария хөкем сөрә. Өчәр-дүртәр балалы гаиләдә әти-әни, кагыйдә буларак, эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгәнгә һәр икенче фатирда ут юк.
Шулай да, Кыш бабай белән Кар кызы кергән соңгы фатир Степановлар гаиләсенеке иде. Дүрт балалы әлеге гаиләдә ата кеше эштә, әни олы улы һәм 6, 5 һәм 4 яшьлек өч кызы белән өйдә иде. Фатир җылы, чиста. Балалар социаль яктан куркыныч шартларда яши, дип әйтеп булмый, бу гаилә бары аз керемлеләр составына керә. Йомшак уенчыкларын, татлы күчтәнәчләрен өләшеп, Кыш бабай белән Кар кызы киләсе елда да киләбез дип, балалар белән хушлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев