Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Проблемалар үзгәрми

Татарстанда "Халык контроле" порталының эшли башлавына 3 ай тулды. Теләгән һәр кеше шәһәр яки авыл белән бәйле проблемалар турында хәбәр калдыра ала. Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районыннан серверга 43 заявка җибәрелгән. Күпчелек гаризалар юлларның начар булуы хакында. Ул баш бәласе - мәңгелек борчу-проблемадыр инде. Мәсәлән, үзен "житель города" дип таныштыручы...

Татарстанда "Халык контроле" порталының эшли башлавына 3 ай тулды. Теләгән һәр кеше шәһәр яки авыл белән бәйле проблемалар турында хәбәр калдыра ала. Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районыннан серверга 43 заявка җибәрелгән.



Күпчелек гаризалар юлларның начар булуы хакында. Ул баш бәласе - мәңгелек борчу-проблемадыр инде. Мәсәлән, үзен "житель города" дип таныштыручы берәү Чайковский урамы, 18 нче йорт янында юлның начар булуыннан зарланган, "Хәтта таксистлар да безгә килмиләр. Ишегалдында кайчан абынмый-сөртенмичә йөреп булыр икән?" дип өстәп, фотолар белән дәлилләгән. Әлегә аның гаризасы җавап көтә. Юллар турындагы хәбәрләргә Илнур Г. да Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 16 нчы йорт, Гагарин урамы, 23 нче йорт территорияләрен "бомба ташлаганнан соң кебек", дип чагыштырып шикаятен белдерә. Моңа каршы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты "2012 елда әлеге юлларда, җитәрлек дәрәҗәдә финанс булмау сәбәпле, ремонт каралмаган" дип кире кага. Шулай ук, башкарма комитет тарафыннан Кошевой урамы, 10 нчы йорт территориясендә яшәүчеләр исеменнән язган З.га шундый кире кагу күзәтелә. Крупская урамы, 5 нче йорт ишегалдында "ЛТС" җәмгыяте торбаүткәргеч алмаштыру эшләре башкарганнан соң, асфальт җимерелгән. Гражданин З. дигән берәү бу хакта порталга язган. Татарстан Юл һәм транспорт хуҗалыгы министрлыгы заявканы карау өчен район башкарма комитетына йөкләгән. Әлегә гариза җавап көтә.
Ләйсән Г. "Грибоедов урамы, 10 нчы йорт янында да шундый ук хәл", дип язган. Ул үзе дә Геройлар аллеясындагы түшәлгән плитәләрдә зур ярыклар барлыкка килүенә борчылып, шикаятен калдырган. "Территорияне төзекләндерү" статусына керүче гариза әлегә җавап көтү юнәлешендә.
"Халык контроле" порталында икенче зур мәсьәлә - чүп һәм чүплек. Бу проблемага битараф калмаучылар шактый. Аңлашыла инде, берәүнең дә йорт янында җыелган һәм күптәннән җыештырылмаучы чүпкә батып яшисе килми. Садриев урамы, 63 нче йорттан Андрей Р. яза: "Чүп атна буена чыгарылмый. Торак-коммуналь хуҗалыкка шалтыратсак та, чара күрелми, атна үтте". "ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан чүп алынган" дигән җавап язылган һәм дәлилләп фотосы да эленгән.
Порталда шунысы яхшы: тиешле министрлык яки ведомство җавап биргәч, фото куярга тиеш. Тик халыкка монда сурәткә игътибарны югалтырга ярамый. Ник дигәндә, башка җирдә эшләнгән эшнең фотосын элеп куймагайлары. Мәсәлән, Людмила Киров һәм Высоковольтная урамнары тыкрыгында атнадан бирле түгелмәүче чүп контейнерлары турында хәбәр биргән. Ярый, экологлар тиз арада чүплекне юк иткән. Аңлатмалардан күренгәнчә, Никита дигән берәү эленгән фотоның Высоковольтная - Верхняя урамнары чатыннан икәнлеген игътибарга алган. "Ә бит проблема башка җирдә. Ай-яй-яй" дип язган. Менә шундый хәлләр дә була икән.
Чүп-чар белән бәйле шикаятьләр Үзәк китапханә янындагы территориядән, Горький урамы, 19 нчы йорт адресыннан да килгән. Җавап бирелеп, уңай якка хәл ителүе күңелне сөендерә. Әгәр җавап бирелсә, гариза янына "решение принято" дигән язу чыгып, галка куела. Шикаять язучы кеше җавап белән килешсә, аңа ошаса, елмайган йөз кыяфәте (смайлик диләр) чыга, әгәр ул канәгатьсез калса, смайлик күңелсез кала. Порталны эшләүчеләр һәр нечкәлегенә кадәр уйлаганнар. Минемчә, халык өчен уңайлы. Һәрбер гозерең буенча җитәкче янына йөри алмыйсың бит, ә болай кыска һәм аңлаешлы итеп фото белән шикаятеңне калдырасың. Нәкъ менә портал аша Заварыкин урамы буенча Камышлыга таба хәрәкәт иткәндә юлны ачык итеп күрергә комачау иткән агач һәм куаклар киселгән. Кемдер моңа "болай да кечкенә генә куаклар иде бит, нигә кискәннәр. Карап кына йөрсәң, бернәрсә дә булмый", дип аңлатма биргән.
Техника заманы хәзер, өйдән чыкмый гына борчу-проблемаларны җиткерергә була. Киләчәктә авыл халкы да өйрәнеп, порталга язар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык контроле