Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин укытучыларның аерым статусын закон нигезендә беркетергә кушты

Мондый статусны беркетү формаль булырга гына тиеш түгел.

Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» съездында алда торган сайлау кампаниясенең ачык һәм гадел көндәшлек көрәше шартларында узачагына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарның демократик институтларга ышанычы дәүләт тотрыклылыгының һәм җәмгыять бердәмлегенең төп шартларыннан берсе булып кала.

Аның сүзләренчә, сайлаулар сәяси системаның җитлеккәнлеген тикшерү булып тора һәм илнең киләчәк үсеше, тотрыклылык һәм иҗтимагый татулыкны ныгыту өчен зур әһәмияткә ия.

Путин партия вәкилләренә ил үсешенә керткән өлешләре, парламентта һәм башкарма хакимият органнарындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу эшчәнлек темпларын киметмәскә, ә үстерергә чакырды.

Президент билгеләп үткәнчә, партия махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, зур социаль һәм икътисади проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, шулай ук төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтә.

«Партияләр мәгариф системасы, дәүләтебез өчен күп эшләр башкара. Бүген сезнең тагын бер конкрет инициативагызны хуплыйсым килә, аны актуаль дип саныйм. Бу - илебездә укытучының аерым статусын тану. Мондый статусны беркетү формаль булырга тиеш түгел. Сүз үзен иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсенә багышлаучыларга өстәмә ярдәм күрсәтү, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр турында бара», - диде Путин.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев