Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр җиденче россияле даими битлек режимы кертүне яклап чыккан

Россиялеләрнең күпчелеге җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимы кертүгә каршы чыккан.

Бу хакта РБК телеканалы Superjob сервисы үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 64 проценты вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертүне хупламаган, ә 15 проценты аны уңай бәяләгән.

Аерым алганда, Новосибирск (инициативаны 15 процент кеше яклаган), Санкт-Петербург (14 процент) һәм Волгоградтан (10 процент) аермалы буларак, Чиләбе (22 процент), Красноярск һәм Уфада (икесендә дә 21 процент) яшәүчеләр әлеге чараны активрак хуплаган. Шулай ук Мәскәү халкының 18 проценты да битлек режимын даими нигездә гамәлгә кертүне яклаган.

Тикшеренүдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан – берәр мең, халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә 500 респондент катнашкан.

Узган айда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдергәнчә, илдә битлек режимын (ул 2020 елның көзендә кертелгән иде) гамәлдән чыгару турында әлегә сүз бармый, чөнки әле коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы зур. Шул ук вакытта, эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс ала, инфекцияне тапшыру алымнары да үзгәрде: әгәр элегрәк бу күп кеше катнашында үтә торган чараларда күзәтелсә, хәзер гаилә әгъзалары вирусны бер-берсенә йоктыра, дип искәртте ведомство башлыгы.

Пандемия башланганнан алып Россиядә коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны 4,69 миллионнан артып киткән, 105 меңнән артык кеше үлгән, 4,3 миллионы терелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X