Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рафик Хәмидуллин: «Укытучы һөнәренең абруе күтәрелә»

Яңа уку елы якынлаша. Лениногорск муниципаль районы белем бирү учреждениеләре узган ел нинди нәтиҗәләргә иреште, яңасына планнары нинди? Хәбәрчебез Мәгариф идарәсе начальнигы, халык мәгарифе отличнигы Рафик Хәмидуллин белән әңгәмә корды. - Рафик Хәмбәлович, сүзне узган уку елы нәтиҗәләреннән башлыйк әле. - Соңгы 4-5 ел эчендә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча...

Яңа уку елы якынлаша. Лениногорск муниципаль районы белем бирү учреждениеләре узган ел нинди нәтиҗәләргә иреште, яңасына планнары нинди? Хәбәрчебез Мәгариф идарәсе начальнигы, халык мәгарифе отличнигы Рафик Хәмидуллин белән әңгәмә корды.
- Рафик Хәмбәлович, сүзне узган уку елы нәтиҗәләреннән башлыйк әле.
- Соңгы 4-5 ел эчендә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча тотрыклы позицияләрне билибез. Республика буенча мәктәпләр арасында беренче унлыкка керәбез. Моңа белемнең сыйфатын күтәрү буенча мәктәп коллективлары, информацион-методик үзәк (директоры Г.Урманова) алып барган эзлекле эшчәнлекнең тәэсире зур. 2012 - 2013 уку елында укучыларның белем сыйфаты 57,2 процент тәшкил итте, ул былтыргы дәрәҗәдән 2,5 процентка югарырак. Укудагы уңышлары өчен 44 унберенче сыйныф укучысы медальгә лаек булды: аның 33енә - алтын, 11енә- көмеш медаль тапшырылды. Алар үзләренең тирән белемнәрен Бердәм дәүләт имтиханы вакытында да раслады.
Укучыларыбыз төрле фәннәр буенча олимпиадаларда да яхшы гына чыгыш ясады. Бөтенроссия олимпиадасында - 8, республика этабында 7 призлы урын алдылар. Бу сәләтле балалар белән эшләүнең системалы алып барылуы турында сөйли.
(Әңгәмәнең тулы вариантын газетның 21 август санында укыгыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы