«Периметр» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кулланыла.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе хезмәте, илгә «Андес» хантавирусы үтеп керүгә юл куймас өчен, РФ чикләрендә контрольне көчәйтте. Бу хакта селектор киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Роспотребнадзор тарафыннан, Россия Федерациясе чик буе хезмәте белән берлектә, чик буенда үткәрү контролен көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар күрде», - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Күзәтчелек органында шулай ук куркынычларны бәяләү һәм минимальләштерү өчен, аерым алганда, «Периметр» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кулланылуын әйттеләр.
Нет комментариев