ҖӘМГЫЯТЬ

Самолетка биометрия буенча утырту тәҗрибәсен июнь ахырына кадәр эшләтеп җибәрәчәкләр

2026-2027 елларда сервис эксперименталь режимда эшләячәк.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы ахырына кадәр россиялеләргә Шереметьево һәм Пулково аэропортларында самолетларга биометрия буенча утырырга рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

2026-2027 елларда сервис эксперименталь режимда эшләячәк, башта сынау Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында «Аэрофлот» компаниясе рейсларында башкарылачак.

«Экспериментка инфраструктуралары техник яктан әзер булган башка аэропортлар һәм авиаташучылар да кушыла алачак», – дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев