Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабикколда корт төзелә

Быел Сарабиккол малайлары буш вакытларын заманча һәм сыйфатлы итеп ясалган кортта туп тибеп, кышын исә хоккей уйнап үткәрәчәк. Корт шушы авылның игелекле улы Равил Фәйрузов тарафыннан "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында башкарылган эшләрнең берсе булачак. 2013 ел башында миңа Сарабикколда халык җыенында катнашырга туры килде. Шунда халык үзенең проблема-сорауларын...

Быел Сарабиккол малайлары буш вакытларын заманча һәм сыйфатлы итеп ясалган кортта туп тибеп, кышын исә хоккей уйнап үткәрәчәк.


Корт шушы авылның игелекле улы Равил Фәйрузов тарафыннан "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында башкарылган эшләрнең берсе булачак. 2013 ел башында миңа Сарабикколда халык җыенында катнашырга туры килде. Шунда халык үзенең проблема-сорауларын җитәкчелеккә җиткергәндә, берсе торып: "Авылга хоккей корты кирәк иде", дигән иде. Моңа каршы шунда катнашкан Равил Фәйрузов: "Киләсе елга ясарбыз, ләкин буш торырлык булмасын, балаларыгыз, оныкларыгызны җитәкләп килерсез", диде. Әйткән сүз - аткан ук дигәндәй, кортны төзү эше башланып та киткән.
Ул мәктәпнең арткы ягында урнашкан. Мин барганда, кырыйлары тотылган, кортның нигезе өчен ком китерелгән иде. Мәйданы да бик зур күренә. "Бөтен таләпләренә туры китереп, тамашачы өчен урыннар булдырып ясатачакмын, диде Равил Сәгыйтович", дип сөйли мәктәп директоры Сәлимә Гатина. Әлеге кортның гомуми суммасы 290 мең тәшкил итә икән.
Моннан тыш, Равил Фәйрузовның мәктәп укучыларын, укытучыларны, ата-аналарны шатландырган тагын бер изге гамәле бар. Мәктәпнең спортзалы түбәсе "яңа күлмәк кигән" - профнастилга алыштырылган. Мәктәп төзелгәннән бирле, спортзал түбәсе шул килеш торган, бик таушалган хәлдә булган. Ул хәзер ерактан ук яшел төсен балкытып утыра. "Эшчеләр төнгә кадәр эшләп, тиз арада кырт итеп ябып та киттеләр. Равил Сәгыйтовичка рәхмәтебез чиксез. Без бу эшкә катышмадык та, бөтенесен ул оештырып йөрде. Түбәдән су үтеп интектергән иде инде", ди Сәлимә Әнвәровна.
Сарабиккол мәктәбендә иллегә якын бала укый, бишәү олы тормышка юллама алып киткәннәр, I сыйныфка дүрт баланы кабул итәргә әзерләнәләр. Мин барган көнне мәктәптә мәш килеп эшлиләр иде. Кемдер буйый, башкасы юа, җыештыра. "Әллә ял итүче дә юкмы", дим. "Мәктәпләрне кабул итү комиссиясенә әзерләнәбез", ди директор. Буяу, көнкүреш кирәк-яраклары ягына да мәктәпкә бәхет чирткән бит әле. Хуҗалык товарлары кибетенә 20 мең акча күчергән..... Хәтта исемен язарга куркып та калдым, күз тия күрмәсен берүк, әйе, дөрес уйладыгыз, Равил Фәйрузов акча күчергән. "Буяу, пумала, савыт-сабаны шуннан алып чыктык (авт. кибет мәктәп каршында)", дип сөйли Сәлимә апа Гатина, ә мин шаккатып тыңлап торам: бигрәкләр дә миһербанлы, авылпәрвәр кеше икән дип. Күрсәткән ярдәме бихисап бит. Ярдәм дигәннән, үзен бик танытырга теләмичә булышучылар да бар икән монда. "Фәрит абый дүрт стенд һәм мәктәпнең тышына ике телдә язылган элмә такта ясатып кайтарды", ди директор.
Мәктәптә республика субсидиясе буенча җылы бәдрәфләр ясалып, уңайлыклар тудырылган. Алар якты, чиста, анда кереп, кулыңны юганнан соң, "выжылдатып" киптергечтә киптерүе дә ни тора. Кыскасы, мәктәпнең киләчәге өметле күренә, ул, умарта күчедәй, гөжләп тора. Шулай булсын инде, авылның нигезен саклаучы шул бит. Менә тиздән кортта уйнап, сәламәтлекне ныгытырга мөмкин булачак. Тимераяк, кәшәкәне әзерли башласак та ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корт