Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Шифа” – халыкка файда

Авылда халык иң күп һәм еш йөри торган урын кайда? Әлбәттә, кибет. Бай һәм киң ассортиментлы, тышкы кыяфәте белән җәлеп итеп торучы кибет булса, халык өчен икеләтә шатлык. Ә районыбыз авыллары андый сәүдә нокталары белән горурлана ала, алар - "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы кибетләре. Бүгенге көндә "Шифа" кибетләре ныклы адым белән...

Авылда халык иң күп һәм еш йөри торган урын кайда? Әлбәттә, кибет. Бай һәм киң ассортиментлы, тышкы кыяфәте белән җәлеп итеп торучы кибет булса, халык өчен икеләтә шатлык. Ә районыбыз авыллары андый сәүдә нокталары белән горурлана ала, алар - "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы кибетләре. Бүгенге көндә "Шифа" кибетләре ныклы адым белән киләчәккә йөз тотып эшли. Аннан әйбер-товар сатып алмаган авыл кешесе юктыр. Көтмәгәндә кунагың килеп төште, ди. Үзең камыр әвәләгәнче, күпме вакыт үтә! Шунлыктан тиз генә йөгереп "Шифа" кибетенә барып киләсең. Ә биредә төрледән-төрле, тәмледән-тәмле пешкән камыр ризыклары сатыла. Иң мөһиме - алар яңа гына мичтән чыккан сыман.
Бөтенесе бер җирдә

Шөгердәге "Сельмаг" җәмгыятенең бухгалтериясе "Шифа" супермаркетында урнашкан. Вакытында исәп-хисапны ясап, кулланучы таләбен өйрәнеп, кибетләрне кирәкле, үтә торган товар белән тәэмин итү - менә аларның төп максатлары. Үз вазифаларын төгәл һәм вакытында башкарганга, моңа ирешәләр дә. "Шифа" супермаркеты товарга бай, биредә иркенләп, кулыңа кәрзинне алып, күзлекне киеп, карап-йөреп алырга була. Янәшәсендә генә хуҗалык товарлары кибете. Биредә төзелеш материалларына кадәр урын алган. Ремонт ясыйсыңмы, буйыйсыңмы, балта-пычкы ише әйбер кирәкме? Рәхим итеп, нәрсә кирәк - шуны сайлап, алып китә аласың.
Авыл җиренә дә әкренләп кафе үтеп керә башлады. Моның мисалы - Шөгердә урнашкан "Шифа" кафесы (1 нче фото). Дөрес, аны кайберәүләр үз итмичә, эчү - күңел ачу урыны дип кенә берьяклы карашта торырга мөмкин. Ләкин медальнең икенче ягы да бар дигәндәй, биредә юл өсте булганлыктан, ерак юлга йөрүчеләр, командировкада булучылар ашап-эчеп, тамак ялгап чыга ала. Ә пешергән ризыклары - телеңне йотарлык. Монда 40 урынлык зал бар. Мәҗлесләр, юбилей, туган көннәр, очрашу кичәләре, бәби туйларына кадәр биредә үткәрәләр икән. "Халыкка ярарга тырышып эшлибез, беренче чиратта - аларның мәнфәгате. Менюны да ихтыяҗларын истә тотып төзибез",- ди кафе мөдире Минзәлия Галләмова. Бөтен нәрсәне үзләре пешерә-төшерә. Моннан тыш, пилмән ясап "Шифа" кибетләренә җибәрергә дә өлгерәләр. Сигезәү генә булса да, барысына җитеш-өлгерләр, чабып кына йөриләр. "Кызларым шулхәтле уңганнар, барысына да өлгерәләр. Әлбәттә, яхшы эшләү өчен башта өйрәнергә кирәк. Бу ике яктан да, түземлек сорый. Бергә, дус-тату булып эшлибез. Хезмәт уңышы - коллективтан тора",- ди Минзәлия ханым. Уңган кызларны әйтеп тә китик: Римма Әхмәтҗанова, Лилия Шәрифуллина, бармен кызлардан: Мәдинә Ялаева, Зөлфирә Музеева. Шулай ук мөдир Яңа Иштирәктән килеп, җыештыручы булып эшләүче Нурания Галимованы уңай яктан телгә алды. "Аның белән бергә Зеленая Рощада СПТУ ашханәсендә эшләгән идек. Хәзер - монда",- ди ул. Минзәлия ханым 15 ел аш-су өлкәсендә эшләп чыккан тәҗрибәле белгеч. Салатларны, ашларны гел төрләндереп торалар икән. Тәмле итеп төрле камыр ризыклары пешерәләр, кирәксә - заказ да кабул итәләр. Шулай ук бирегә балаларны алып килеп, коктейль белән сыйларга мөмкин. Гомумән, гаиләң белән килеп, дөнья мәшәкатьләреннән беразга гына арынып, ял итеп китәргә була. Аларның киләчәккә планнары, әлбәттә, залны киңәйтү, хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәдән төшермичә, алга атлау.
"Тикшерүдә замечаниеләре булмый"
Иске Шөгер "Шифа" кибетенең өлкән сатучысы - Наилә Газимҗанова (2 нче фотода уңда) турында бухгалтериядә бары уңай фикерләр генә ишетергә туры килде. "Тикшерүләрне кисәтүләрсез генә үткәрә", диләр аның хакында. Ә Наилә ханым тыйнаклык саклап, әлләни мактанмады. 1985 елдан бирле сәүдә өлкәсендә көч куя. Башта РАЙПОда, хәзер 5 еллап Иске Шөгердә "Шифа" кибетендә эшли. Ул үзе бердәм, дус коллективта эшләүче кызларын мактап телгә алды. Биредә Алсу Галимова, Елена Носова, Гөлназ Газизова, Гөлсинә Бадыйкова, Луиза Ямалтдинова хезмәт күрсәтә. "Кеше йөреп тора, җәй айларында бигрәк тә күп",- ди. Кибет тәүлек буе эшли. Монда азык-төлектән тыш, хуҗалык товарлары, кием-салым, урын-җир кирәк-яракларына кадәр сатыла.
"Себердән кайтучыларның да исләре китә..."
Яңа Иштирәкнең "Шифа" кибетендә өлкән сатучы Гөлсинә Галиуллина (3 нче фотода уңда): "Авыл халкы әле дә "Шифа" бар дип, кибеткә яратып йөри. Себердән кайтучыларның кибет киштәләренең товарга бай булуына һәм бәяләренең кесәгә сукмавына исләре китә",- ди. Юл кырыена "Шифа"ның урнашкан урыны турында билге куелгач, кибеткә йөрүчеләр тагын да күбәйгән (юкса, кибет эчтәрәк урнашкан, күрмичә узып та китүләре мөмкин). Биредә дә җаның ни тели - шул бар. Әйбер эзләп шәһәргә барып йөрергә кирәкми. Товарлар үзәк складтан китерелә. Ипинең һәр көнне, яңа пешеп чыкканы гына кайта. Гөлсинә ханым монда ике ел эшли "Башта бераз авыррак булды, ләкин бернәрсә дә җиңел генә бирелми",- ди. Хезмәт хакына зарланмыйлар, кибетчеләргә ике көн ял да туры килә икән әле. Монда Ильмира Гыйниятуллина, Ильмира Бәдретдинова, Рәйсә Харисова, Рәзинә Сафиуллина хезмәт күрсәтә. "Халык нәрсә сорый, бездән нәрсә сатып аласы килә, шуны китертәбез. Эшебездән бик канәгать",- ди үзләре.
Чыннан да, "Шифа" кибетләре халык өчен эшли. Биредә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Ә кибет өчен бу иң мөһиме. Бүгенге көндә тотрыклы эшләүче "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы ышанычлы рәвештә алга бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет

2
X