Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек саклау министры Президент кушуы буенча ябыккан

Сәламәтлек саклау министры узган ел бөтен татарстанлыларга дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару буенча үрнәк күрсәтте. Баксаң, Гадел Вафин бу гамәлләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлаган икән. - Без сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгебездә пропагандаларга тиеш. Табиблар да үзен күрсәтергә тиеш. Мин министрга болай дидем: "Синең авырлыгың...

Сәламәтлек саклау министры узган ел бөтен татарстанлыларга дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару буенча үрнәк күрсәтте. Баксаң, Гадел Вафин бу гамәлләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлаган икән.

- Без сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгебездә пропагандаларга тиеш. Табиблар да үзен күрсәтергә тиеш. Мин министрга болай дидем: "Синең авырлыгың минекеннән арткач, син нинди Сәламәтлек саклау министры буласың инде?" Күп вакыт та узмады - ул үз-үзен кулга алды, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, уенын-чынын бергә кушып, Сәламәтлек саклау тармагы коллегиясендә.
Гадел Вафин психологлар тарафыннан үткәргән тикшеренүләргә ишарәләп, кеше нәрсәнедер бер ел дәвамында башкарса, ул аның гадәтенә керә, тормыш рәвешенә әверелә, дип еш кабатлый. Үзе дә сәламәтлек саклау тармагында үлемгә китергән иң төп авырулар - йөрәк-кан әйләнеше чирләре белән көрәш елы кысаларында тормыш рәвешен үзгәртергә алынды. Көн саен кимендә 5 мең адым җәяү йөрү, витаминнарга бай ризыклар белән туклану, көн дә кан басымын үлчәүне һәм көн дә дарулар эчәргә бик күпләр нәкъ аның мисалында өйрәнде.
- Үз-үзегезне мәҗбүр итә һәм, беренче чиратта, үзегезне җиңә алсагыз, бер ел дәвамында җәяү йөрсәгез, кан басымын үлчәсәгез, даруларны кан басымы күтәрелгәч кенә түгел, көн саен эчә башласагыз - бу инде киләчәктә гадәткә әвереләчәк. Мин моны үземдә тикшердем, - ди Гадел Вафин.
Чыганак:http://intertat.ru/
Фото: прав.татар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек