Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөләйман хәзрәт Зарипов юкка чыгуын ачыклауда алга китеш юк — эчке эшләр министры

Дүрт ел элек хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов белән бәйле хәлне ачыклауда алга китеш юк. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдуллинның соравына ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин җавап бирде.

 

«Бу мәсьәләдә алга китеш, үзгәреш юк», — диде министр.

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, «Нурулла» мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов 2016 елның 7 февралендә эзсез юкка чыкты. Аның белән бергә сәфәрдә булган кеше — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды.

«Toyota Corolla» машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан бу ике кеше Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган. Шул көннән башлап, икесе дә хәбәрсез юк булалар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев