Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы мәктәбе укытучысы Гөлназ Кашапова укучыларын дәрескә кызыксындыра белә

Кешенең иң матур якты истәлекләре, изге хыяллары, беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән.

Шушы матур истәлекләр арасында зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшәдә Укытучы атлый. Сугышлы мәктәбендә менә 30 елга якын башлангыч сыйныф укытучысы булып Гөлназ Кашапова эшли.

Гөлназ Сәгыйть кызы кечкенәдән төгәл фәннәр белән кызыксына, бик күп укый. Балачак хыялы аны Бөгелмә  педагогика училищесына алып килә Һәм ул башлангыч сыйныф укытучысы  дипломы ала. Хезмәт юлын Гөлназ Куак авылында башлап җибәрә.Тиз арада ул балалалар белән белем дөньясына кереп китә, аларның ышанычлы якын дусларына әйләнә.

 Ямьле Бәкер авылында туып-үскән кызны туган якны сагыну хисләре ташламый. Тормыш җилләре Гөлназ Сәгыйть кызын Сугышлы авылына алып килә һәм ул башлангыч сыйныф укытучысы булып яраткан эшен дәвам итә. Насыйп ярын – Салаватны да Сугышлы авылында таба. Гаиләдә берсе  артыннан берсе тупырдашып  ике малай - Илнур белән Айнур  туа.  Балаларның икесе дә бик акыллы, инсафлы. Нефть техникумын бетереп, икесе дә тормышта үз урынын табып  хезмәт куялар. Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел, Гөлназ Сәгыйть кызының гаиләсе –  аның ныклы терәге һәм горурлыгы.
    
 Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да.  Гөлназ Сәгыйть кызы эшендә  һәрвакыт тынгысыз, тырыш, эзләнү юлында, үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Ул һәр балага шәхси  якын килеп эшли, укучыларында белем алуга карата кызыксыну уята, тормышка яраклы итеп тәрбияли.

Укучыга белем бирүдә яңа ысул һәм алымнарны  куллану, һәр мәсьәләгә иҗади якын килү буенча да Гөлназ Сәгыйть кызы иң беренче рәтләрдә. Республика, район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә  сынатмый- алдынгы.

Гөлназ Сәгыйть кызының кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Аның кебек ышанычлы якын хезмәттәшең булу зур куаныч, бәхет.

 

Фәридә Фәсхетдинова.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы Сугышлы мәктәбе