Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан эшмәкәрләре «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 миллион сум алганнар

Хәзерге вакытта кредит бирүнең яңа ташламалы "ФОТ 3.0" программасы буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларыннан 721,3 млн сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.

 

Исегезгә төшерәбез, «ФОТ 3.0» программасы РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасын алмаштырды, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3 процентка  тигез. Финанслау 12 айга кадәр бара, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заем кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләргә тиеш түгел, икенче яртыеллыктан башлап ай саен тигез өлешләр белән түләргә кирәк булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе дә катнаша ала. Микро - һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДНЫҢ төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре – фәкать төп кодлары буенча гына гамәлгә ашырыла.

Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә, һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.

Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия Банкы аккредитацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X