Татарстан Россия төбәкләре арасында бензинга бәяләр арту буенча лидер булды
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Россия төбәкләре арасында бензинга бәяләр арту буенча лидер булды

Май аенда Татарстанда бензин җитештерүчеләрнең бәяләре бер ай эчендә 11,7 процентка арткан – бу илнең барлык төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.

Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.

Россия буенча уртача үсеш 2,5% булган. Башка зур үсешләр:

Кемерово өлкәсе — +6,3%

Башкортстан — +3,9%

Кайбер төбәкләрдә киресенчә кимү күзәтелгән:

Иркутск өлкәсе — −4,1%

Әстерхан — −3,4%

Кулланучылар сегментында бензинга бәяләр үсеше 0,9 процентка һәм аннан да күбрәк 40 төбәктә теркәлгән. Иң сизелерлек кыйммәтләнү Севастопольдә (плюс 6 процент) һәм Кырымда (плюс 5,8 процент) булган. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта бәяләр 0,7 һәм 0,3 процентка арткан.

Татарстанда 16–22 июнь атнасында ягулык төрләре якынча 2 сумга кыйммәтләнгән. Бензинның уртача бәясе:
66,18 сумнан  67,92 сумга күтәрелгән.

 

Казань КП


Нет комментариев